Җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек белән бәйле рәвештә, эфир вакыты, басма мәйдан, челтәр нәшриятларында сайлау алды агитация материалларын урнаштыру буенча хезмәтләр өчен түләү күләме һәм башка шартлар 2016 елның 17 июленнән дә соңга калмыйча басылып чыгарга тиешлеген хәбәр итәбез.
Күрсәтелгән белешмәләр, аларны басып чыгару вакыты һәм чыганагы (газета нөсхәсе), теркәү саны һәм массакүләм мәгълүмәт чараларын (ММЧ) теркәү турында белешмә һәм теркәлгән кандидатларга, сәяси партияләргә эфир вакыты, басма мәйдан, сайлау алды агитация материалларын урнаштыру буенча хезмәт күрсәтү турында хәбәр шулай ук 17 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә җиткерелергә тиеш. Үз хезмәтләре бәяләрен һәм агитация материалларын әзерләүгә теләкләре турында хәбәр итү буенча шундый ук тәлапләр типографияләргә һәм индивидуаль эшкуарларга да кагыла. Моннан тыш, оешманың атамасын, юридик адресын һәм салым түләү оешмасының идентификация санын (индивидуаль эшкуарларның фамилиясе, исеме, атасынын исеме, Россия Федерациясе субъекты атамасы, районы, шәһәре,ул яшәгән башка торак пункт) хәбәр итү сорала.
Күрсәтелгән белешмәләрне тапшыруны гадиләштерү өчен Россия ҮСК сайты электрон сервисыннан файдаланырга мөмкин. Аңа Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайты аша кереп була – “18.09.2016 ел җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар” бүлеге. -> “Мәгълүмати тәэмин итү”- > ММЧ өчен һәм басма агитация материалларын әзерләү буенча хезмәт күрсәтергә теләүче затлар өчен “ ММЧга хәбәр итү” сервисы махсус программ эшләнмәсенә сылтана.
Үз хезмәтләренә бәяләр турында билгеләнгән тәртиптә хәбәр итмәгән ММЧ һәм типографияләрнең (индивидуаль эшкуарларның) Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларның агитация материалларын урнаштырырга һәм әзерләргә хокукы юк.