2016 елның 1 июленнән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча сайлаучылар белән “Кайнар линия” элемтәсе эшен дәвам итә.
Гражданнарның сорауларына ҮСК белгечләре эш көннәрендә 9 дан 18 сәгатькә кадәр 8(843) 292-56-42; 292-85-14 телефоннары буенча җавап бирәчәк.
2016 елның 18 сентябрендәге бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы ҮСК “Кайнар линия”се тәүлек буе эшләячәк.