Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе instagram социаль челтәрендә @izbirkomtatarstan рәсми аккаунты булдыру турында хәбәр итә.
Хәзер бу аккаунтны караучылар һәм аңа язылучылар өчен Комиссия эшчәнлеге белән онлайн режимында танышу, Татарстан Республикасы территориясендә уздырылучы сайлау процесслары курсында булу мөмкинлеге туды, шулай ук монда кирәкле мәгълүматны фото һәм видеоматериалларда да алып була.
“Коммуникация процессында иң мөһиме – турыдан-туры хезмәттәшлектер, мөгаен. Барлык кулланучыларны бер челтәргә берләштереп, Инстаграм шундый мөмкинлек бирә. Без урнаштырылучы мәгълүматның ачыклыгын һәм ашыгычлыгын тәэмин итә, шулай ук Татарстан Республикасының хәзерге һәм булачак сайлаучылары online-аралашу каналын оештыра алырбыз, дип ышанам”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин.