Россия ҮСК Дәүләт Думасына депутатлыкка ЛДПРдан кандидатларның федераль исемлеген раслады

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Рф Үзәк сайлау комиссиясе җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда ЛДПРдан кандидатларның федераль исемлеген раслады.

Тиешле карар 6 июльдә булган комиссия утырышында кабул ителде.

30 июнь көнне,Россия партияләреннән беренче буларак,ЛДПР Россия Үзәк сайлау комиссиясенә кандидатлар исемлеген раслау өчен тапшырды.Партия федераль исемлекне һәм бермандатлы округлар буенча кандидатлар исемлеген бирде.Закон нигезендә җиде көн дәвамында ҮСК кандидатларның 313 кешелек федераль исемлеген һәм бермандатлы сайлау округлары буенча 225 кешелек исемлекне раслады.

Кандидатлар турында ҮСКнә бирелгән белешмәләр тиешле дәүләт органнарына тикшерү өчен җибәреләчәк.Расланган исемлекләрнең күчермәләрен партиянең вәкаләтле вәкиленә бирәчәкләр,шулай ук субъектлар сайлау комиссияләренә һәм округ комиссияләренә җибәрәчәкләр.

 

Яңалыклар РИА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: