8 июльдә Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Ә.С.Гобәйдуллин Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын яклау турында эшләрне караганда килеп туган мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы судьялары семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмә Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе базасында видеоконференция элемтәсе режимында үткәрелде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, административ эшләр буенча суд коллегиясе составы рәисе Э.С.Каминский, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре катнашты.
Әкзам Гобәйдуллин сайлау законнарындагы үзгәрешләр, сайлау процессында катнашучыларга яңа таләпләр турында мәгълүмат бирде. Ул законны төгәл белү, һөнәри оператив гамәлләр генә сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру барышында килеп чыгарга мөмкин конфликтлы хәлләрне киметергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы ҮСК секретаре Надежда Борисова катнашты.