Сайлау хокукы һәм процессы буенча интеллектуаль уеннар

2016 елның 8 июле, җомга

8 июльдә Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсендә сайлауларның тарихы, сайлау хокукы һәм процессы буенча интеллектуаль уеннар булды.

Мондый уеннар инде берничә елдан бирле уза һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучыларның хокукый белемен һәм электораль культурасын күтәрүгә хезмәт итә, аларга тигез мөмкинлекләр тудыра. Быел әлеге уеннар сентябрьдә булачак җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга багышлана.

Уеннарда катнашучыларны Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе урынбасары В.Н.Каменькова сәламләде. “Сайлау процессында катнашучыларның активлыгына Россиянең киләсе еллардагы үсеше бәйле. Шуңа да мондый мәгърифәти чаралар аеруча мөһим”, – диде ул.

Китапханәнең төрле яшьтәге тыңлаучылары, 6 шар кешеле 4 командага берләшеп, сайлаулар тарихы, сайлау хокукы һәм процессы буенча күптөрле сорауларга җавап бирделәр. Интеллектуаль уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч бәйгегә әверелде. Уенчылар югары эрудиция, мантыйк һәм үткен фикер үрнәкләре күрсәтте. Уеннар тәмамлангач, анда катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: