Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе закон нигезендә округ сайлау комиссияләренә 2016 елның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү өчен башка урында тавыш бирү таныклыкларын тапшырды.
Башка урында тавыш бирү таныклыклары сайлаучыларга территориаль округ сайлау комиссияләрендә 2016 елның 3 августыннан 6 сентябренә кадәр, ә участок сайлау комиссияләренә – 2016 елның 7 сентябреннән 17 сенә кадәр биреләчәк.