Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә төбәк дәүләт телерадиотапшырулар оешмалары, төбәк дәүләт вакытлы басма нәшриятлар вәкилләре белән телерадиотапшырулар каналларында, вакытлы басмаларда сайлау алды агитациясе, түләүсез эфир вакытын, түләүсез басма мәйданны сәяси партияләр, теркәлгән кандидатлар арасында 2016 елның 18 сентябрендәге җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны үткәргәндә бүлешүдә җирәбә үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасе ҮСК Рәисе урынбасары В.Н.Каменькова ачты. Ул сәяси партияләр өчен агитация чоры съездда кандидатлар күрсәтү турында карар кабул итү мизгеленнен башлануын искә төшерде. Кандидатларның үзләре өчен ул документларны комиссиягә тапшыру вакытыннан башлана. Бермандатлы округлардан үз-үзләрен күрсәткән кандидатлар өчен бу – сайланырга ризалык бирү хакында комиссиягә гариза бирү мизгеленнән. В.Н.Каменькова аныклап күрсәткәнчә, массакүләм матбугат чараларында агитация чоры тагын да кыскарак: сайлау алды агитациясе телерадиотапшырулар каналларында һәм вакытлы матбугат