12 июльдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда, аерым алганда, алда торган федераль һәм җирле сайлауларга әзерләнгәндә һәм аларны үткәргәндә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре сайлау комиссияләре тарафыннан “Сайлаулар” дәүләт автоматлаштырылган системасының төбәк фрагментыннан файдалану тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Моннан тыш, тикшерүгә Татарстан Республикасы территориясендә сайлаучыларның вакытлыча булу урыннарында тавыш бирү һәм сайлаучыларның тавышларын санау өчен сайлау участоклары төзүне килештерү турындагы мәсьәлә куелды
Күрсәтелгән мәсьәләләр белән беррәттән, комиссия әгъзалары игътибарына кадрлар турындагы берничә карар тәкъдим ителде.
Комиссия утырышында кабул ителгән карарлар белән ҮСК сайтында танышырга мөмкин.