Бүген Россия Үзәк сайлау комиссиясе видеоконференция режимында Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре белән “Сайлау комиссияләренең сайлаулар һәм референдумнар әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе субъектларының дәүләт органнары, Россия Федерациясе субъектларында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр белән үзара хезмәттәшлеге гамәле турында” дигән темага киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә эшендә катнаштылар:
Видеоконференция тәмамлангач, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән Әкзам Гобәйдуллин һәм Татарстан РеспубликасындаКеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская арасында “Сайлаучыларның, референдумда катнашучыларның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт яклавы өстәмә гарантияләре мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлек турында” килешүгә кул куелды.
Мондый документка республикада беренче тапкыр кул куела.
Әлеге Килешү үзенең мәгънәсе һәм эчтәлеге белән республика территориясендә сайлаучыларның, референдумда катнашучыларның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт яклавы өстәмә гарантияләрен тәэмин итүгә, шулай ук сайлаучыларның үз хокукларын гамәлгә ашырудагы кыенлыклар белән бәйле вәзгыятьне бергәләп ачыклау һәм хәл итүгә юнәлтелә.
Килешү кысаларында үзара хезмәттәшлек һәм мәгълүмат алмашу кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре өстенлеге, законлылык, һөнәрилек, тапшырылучы мәгълүматның актуальлеге һәм тизлеге принциплары нигезендә тормышка ашырылачак.
Килешү кысаларында хезмәттәшлекнең төп рәвешләре булып эшлекле очрашулар, республикада яшәүчеләрне хокукый яктан агарту буенча уртак чаралар, гражданнарның сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукын яклау өлкәсендә законнарны һәм хокук куллану гамәлен камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү торырга тиеш.
Килешү сайлау законнарын бозулар буенча ашыгыч төстә мәгълүмат алмашырга һәм сайлаучылар тәкъдимнәрен, мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләрен карау барышында үзара хезмәттәшлек оештырырга мөмкинлек бирә.
Әлеге Килешүне 2016 елның 18 сентябрендә булачак сайлаулар алдыннан төзү Татарстан Республикасының бөтен территориясендә сайлаучыларныңхокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга уртак омтылышны күрсәтә.