Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республика территориаль сайлау комиссияләре (ТСК) җитәкчеләре белән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция уздырды.
Конференциядә территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуны оештыру, ТСК дә башка урында тавыш бирү таныклыкларын бирү тәртибе, агитация материалларын урнаштыру һәм җыешлар рәвешендә үткәрелүче чаралар уздыру белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
Моннан тыш, ТСК җитәкчеләренә Татарстан Республикасы участок сайлау комиссияләре составлары резервына өстәмә кертү өчен кандидатлар буенча тәкъдимнәр җыя башлау турында игълан ителде.