Участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту циклы башланды

2016 елның 15 июле, җомга

Киләчәк парламент сайлаулары алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республика участок сайлау комиссияләре (ҮСК) әгъзаларын укытуның икенче этабын башлады. Өйрәтүгә ҮСКләренең 20.000нән күбрәк  әгъзасы тартыла.

15 июльдә Тәтеш муниципаль районында беренче дәрес булды, анда 128 кеше катнашты. Укуны Татарстан ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин, комиссия секретаре Надежда Борисова  һәм оештыру-методик бүлек мөдире Фәридә Таҗиева алып барды.

Дәрес лекцияләр, тәкъдим итүләр рәвешендә үтте. Аерым алганда лекторлар участок сайлау комиссиясенең тавыш бирү көнендә һәм аннан алдагы көндәге эшен оештыру, сайлаучылар исемлекләре белән эшләү, башка урында тавыш бирү таныклыклары белән эшне оештыру, тавышларны санау тәртибе, тавыш бирү йомгаклары турында беркетмә төзү һәм башка мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: