14 июль көнне Түбән Кама шәһәре территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары сәяси партияләр һәм җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) белән эшләү буенча чаралар кысаларында киңәш тавыш бирү хокуклы әгъзалыгына ихтимал кандидатлар, күзәтчеләр һәм ММЧ вәкилләре өчен киңәшмә-семинар үткәрде. Анда катнашучылар саны 50дән артып китте.
Семинар-киңәшмә кысаларында киңәш тавыш бирү хокуклы комиссия әгъзасы, күзәтче һәм ММЧ вәкиленең хокукый статусы, аларның сайлау процессында башка катнашучылар белән үзара хезмәттәшлеге, киңәш тавыш бирү хокуклы комиссия әгъзасы эшчәнлеге, күзәтчеләр, ММЧ вәкилләре эшен оештыру, аларга таләпләр, аларны билгеләү тәртибе һәм вәкаләтләре, хокуклары, гарантияләре һәм җаваплылыгы мәсьәләләре каралды.