Татарстанда җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлыгына беренче кандидат теркәлде

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Бүген 29нчы Чаллы бермандатлы сайлау округы сайлау комиссиясе утырышында җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлыгына Россия Либераль-демократик партиясеннән кандидат – “Биссан” ҖЧҖ директоры, 1983 елда туган Рафаэль Рәхмәтулла улы Бәйрәмовны теркәү турында карар кабул ителде.

Бүгенге көнне бу бермандатлы сайлау округында барлыгы 6 кандидат, шул исәптән үз-үзләрен күрсәтүчеләр өчәү – Ершов Владимир Константинович,Павперова Ирина Юрьевна, Украев Олег Альбертович, “Россия Коммунистлары коммунистлар партиясе” сәяси партиясеннән кандидат – Гурьева Татьяна Ивановна һәм “Гадел Россия” сәяси партиясеннән Абдулов Рамил Әмин улы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: