Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республиканың Чүпрәле һәм Буа районнарында участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыттылар. Чараларда барлыгы 420 кеше, әлеге районнар участок комиссияләренең тулы составы катнашты.
Дәресләрне Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин, Рәис урынбасары Валентина Каменькова һәм комиссия аппаратының оештыру-методик бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева үткәрде.
Лекторлар участок сайлау комиссиясенең тавыш бирү көнендә һәм аннан алдагы көндәге эшен оештыру, сайлаучылар исемлекләре белән эшләү, башка урында тавыш бирү таныклыклары белән эшне оештыру, тавышларны санау тәртибе, тавыш бирү йомгаклары турында беркетмә төзү һәм сайлау процессының башка мәсьәләләренә зур игътибар бирделәр.