Рушания Бильгильдеева һәм Ленар Габдуллин депутатлыкка кандидат итеп теркәлде

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәренең Идел буе территориаль сайлау округы (ТСК) (аңа округ сайлау комиссиясе вәкаләтләре йөкләнгән) утырышында сәяси партияләрдән ике кандидат: “Гадел Россия” партиясеннән Рушания Бильгильдееваны һәм Россия либераль-демократик партиясеннән Ленар Габдуллинны 26 номерлы бермандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидат сыйфатында теркәү турында карар кабул ителде.

Идел буе ТСК рәисе Герман Раздрогов теркәлгән кандидатларга таныклыклар тапшырды һәм алдагы сайлауларда уңыш теләде.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк мондый рәсми процедураны 29 номерлы бермандатлы сайлау округы буенча ЛДПРдан кандидат Рафаэль Бәйрәмов үткән иде инде. Шулай итеп, бүген Татарстанда 39 күрсәтелгән кандидатның өчесе Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлыгына теркәлгән кандидат исеменә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: