Бүген уку семинарында Зеленодольск һәм Югары Ослан районнары участок сайлау комиссияләре әгъзалары – барлыгы 400 дән күбрәк тыңлаучы катнашты.
Укутыны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Рәисе Әкзам Гобәйдуллин, Рәис урынбасары Валентина Каменькова һәм ҮСК аппаратының оештыру –методик бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева алып бардылар. Үз чыгышларында алар сайлау законнарындагы үзгәрешләргә, комиссияләрнең кандидатлар, сәяси партияләр, күзәтчеләр һзм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлегенә аеруча зур игътибар бирделәр.
Иртәгә өйрәнүләр Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында узачак.