Белемнәр – хокукый гамәлләрнең нигезе

2016 елның 22 июле, җомга

Булачак парламент сайлаулары алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) республика участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыта. Барлыгы 21 меңнән артык кеше өйрәнү үтәчәк.

Участок комиссияләре әгъзаларына сайлауларга әзерлек барышында да, тавыш бирү көнендә дә зур җаваплылык йөкләнә. Сайлау процессында катнашучы һәркем, сайлау законнары нормаларын һәм таләпләрен төгәл үтәү аркасында, үзләрен ышанычлы һәм уңайлы тотсыннар өчен бөтенесен эшләү – комиссияләрнең бурычы шул.

Бүген Татарстан ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин, Рәис урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методик бүлек мөдире Фәридә Таҗиева республиканың Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыталар.Өйрәнүләр лекция һәм гамәли дәресләр рәвешендә үтә. Участок сайлау комиссиясенең тавыш бирү көнендә һәм аннан алдагы көндәге эшен оештыру, сайлаучылар исемлекләре белән эшләү, башка урында тавыш бирү таныклыклары белән эшне оештыру, тавышларны санау тәртибе, тавыш бирү йомгаклары турында беркетмә төзү һәм башка мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирелде.

Алынган мәгълүматны беркетү өчен тыңлаучылар дәрес ахырында язмача тестлау уза.

ТРК "Новый век"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: