Бүген Татарстан ҮСК утырышы көн тәртибендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларның финанс буенча вәкаләтле вәкилләрен теркәү мәсьәләләре каралды.
Комиссия түбәндәгеләрне теркәде:
- “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчесе финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле Геннадий Глушковны;
- “Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчесе финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле Валентина Гайнетдинованы;
- “Гадел Россия” сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчесе финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле Зөлфия Булатованы.
Закон буенча, кандидатларның федераль исемлеген күрсәткән партия, сайлау фонды булдырырга тиеш, моның өчен Саклык банкы бүлекчәсендә махсус сайлау счеты ачу таләп ителә. Үзәк сайлау комиссиясе бу счетны ачуга рөхсәтне кандидатлар исемлеген раслагач бирә. Счет ачылмый торып, партия үзенең сайлау кампаниясен үткәрә алмый.