Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республиканың Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарында участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту үткәрде.
Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин сәламләде. Ул участок сайлау комиссиясенең тавыш бирү көнендәге эшенә 2016 елның 18 сентябрендәге сайлау кампаниясенең уңышы бәйле булуын билгеләп үтте. Аннары ҮСК Рәисе урынбасары Валентина Каменькова участок сайлау комиссиясенең тавыш бирү көнендә һәм аннан алдагы көндәге эшен оештыру, сайлаучылар исемлекләре белән эшләү, башка урында тавыш бирү таныклыклары белән эшне оештыру турында лекция укыды. Комиссия аппаратының оештыру-методик бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева тавышларны санау тәртибе, тавыш бирү йомгаклары турында беркетмә төзү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирде.
Укуларда барлыгы 300 дән күбрәк участок сайлау комиссиясе әгъзалары катнашты.