Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республиканың Арча һәм Әтнә районнарында участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытты. Чараларда барлыгы 358 кеше катнашты.
Дәресләрне Татарстан ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин, Рәис урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методик бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева үткәрде.
Лекторлар участок сайлау комиссиясенең тавыш бирү көнендә һәм аннан алдагы көндәге эшен оештыру, сайлаучылар исемлекләре белән эшләү, башка урында тавыш бирү таныклыклары белән эшне оештыру, тавышларны санау тәртибе, тавыш бирү йомгаклары турында беркетмә төзү һәм сайлау процессының башка мәсьәләләренә аеруча зур игьтибар бирделәр.