Массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарына!

2016 елның 19 августы, җомга

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2016 елның 18 сентябрендә уздырылучы тавыш бирү йомгакларын, сайлаулар нәтиҗәләрен, сайлауларда реферемдумнар, гомумән, шул көнне булган реферемдумнар йомгакларын билгеләгәндә тавыш бирү биналарында булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә.

Татарстан Республикасы ҮСКнә аккредитацияләүгә гаризалар Россия Федерациясенең ике һәм аннан да күбрәк субъекты территориясендә, аларның берсе Татарстан Республикасы булырга тиеш, тарату өчен теркәлгән ММЧның баш мөхәррирләре, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә яисә Татарстан Республикасының муниципаль берәмлеге территориясендә тарату өчен теркәлгән ММЧның баш мөхәррирләре тарафыннан бирелә.

Татарстан Республикасы ҮСКнә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү өчен түбәндәге документлар бирелә:

а) тавыш бирү көнен күрсәтеп, баш мөхәррир кул куйган гариза. Кәгазьдә язган килеш  һәм (яки) электрон образ (скан) рәвешендә, шулай ук MS Excel форматында машина укырлык рәвештә (MS Excel форматында аккредитацияләүгә гариза) тапшырыла.

б) ММЧны теркәү турында таныклыкның баш мөхәррир раслаган күчермәсе (теркәлгән ММЧ өчен). Гаризаны электрон рәвештә биргәндә, ММЧны теркәү турында таныклыкның расланган күчермәсе (скан) җибәрелә.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен документларны кабул итү 2016 елның 29 августыннан алып, 14 сентябре чорында 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (эш көннәрендә):  4200014, Казан шәһәре, Кремль, 3нче подъезд адресы буенча яисә 16.smi@tatar.ru электрон почтасына документлар җибәрү юлы белән башкарыла.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләүгә бәйле барлык сораулар белән (843) 292-84-33 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: