2016 елның 18 сентябрендәге Бердәм тавыш бирү көне алдыннан участок сайлау комиссияләрен катнаш сайлаулар шартларында эшләү өчен актив әзерләү һәм укыту бара.
Татарстан ҮСК оештырган укулар территориаль сайлау комиссияләре, республиканың муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әкзам Гобәйдуллин, Рәис урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методик бүлек мөдире Фәридә Таҗиева Чистай һәм Алексеевск районнары участок сайлау комиссияләренең 500дән артык әгъзасы өчен дәрес үткәрделәр.
Аларның чыгышлары участок сайлау комиссиясенең тавыш бирү көнендә һәм аннан алдагы көндәге эшен оештыру буенча төп бурычларга, шулай ук сайлау законнарындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләләргә, башка урында тавыш бирү таныклыклары белән эшне оештыру, катнаш сайлаулар чорында тавыш бирү үзенчәлекләренә, сайлау алды агитациясенә һәм сайлау процессының башка мәсьәләләренә багышланды.
Чистай шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Светлана Дитарова сүзләренә караганда, уздырылучы мәгариф чаралары сайлауларга әзерлек чорында хокукый белемнәр җитмәүне ачыкларга, булган күнекмәләрне системага салырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә.
Семинар ахырында анда катнашучылар барлык сорауларына тулы җаваплар алдылар.