Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру буенча чаралар календарь планына туры китереп, 3 августтан сайлаучыларга башка урында тавыш бирү таныклыкларын бирү башланды.
Башка урында тавыш бирү таныклыклары сайлаучыларга территориаль округ сайлау комиссияләрендә 2016 елның 3 августыннан 6 сентябренә кадәр, ә участок сайлау комиссияләрендә – 2016 елның 7 сентябреннән 17сенә кадәр биреләчәк.
Башка урында тавыш бирү таныклыгын ул сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау участогына тавыш бирү көнендә килә алмаган, шуңа башка участокта тавыш бирергә мәҗбүр булган сайлаучы алырга хокуклы. Мондый таныклык тиешле сайлау комиссиясе тарафыннан, килә алмавының сәбәбен күрсәтеп, сайлаучының язмача гаризасы нигезендә бирелә.
Территориаль сайлау комиссияләренең эш графигы турында мәгълүматны безнең сайтта “Сайлаулар комиссияләре” бүлегендә таба аласыз.
Җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларның 18 сентябрьдәге Бердәм тавыш бирү көнендә катнаш система: 225 депутат партия исемлекләре (пропорциональ система) буенча һәм тагын 225е – бермандатлы округлар (мажоритар система) буенча сайланачагын исегезгә төшерәбез.