Бүген уку семинарларында Татарстан Республикасының Аксубай һәм Нурлат районнары участок сайлау комиссияләре рәисләре, рәис урынбасарлары һәм секретарьлары, барлыгы 550дән күбрәк тыңлаучы булды.
Укуларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әкзам Гобәйдуллин, Рәис урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методик бүлек мөдире Фәридә Таҗиева үткәрде.
Лекторлар үз чыгышларында комиссияләрнең сайлаучылар исемлекләре белән эшләвенә, мөрәҗәгатьләрне, гаризаларны, шикаятьләрне каравына һәм участок сайлау комиссияләре составы резервын формалаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, семинарда катнашучылар үзара сөйләшүдә актив катнаштылар, сайлау темаларына сораулар бирделәр. Аерым алганда, сайлау законнарына үзгәрешләр кергәнгә, комиссия әгъзалары күзәтчеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән хезмәттәшлекнең яңа тәртибе, кандидатларның сайлау алды агитациясе кагыйдәләре белән кызыксындылар.