Инвалидлыгы булган сайлаучылар һәм инвалидларның җәмәгатъ оешмалары игътибарына!

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Россия Үзәк сайлау комиссиясе җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда инвалид булган сайлаучыларның тавыш бирүе тәртибе турында аудиформатта Кулланма әзерләде.

Россия ҮСК сайтында “Начар күрүче кулланучылар өчен ресурс”---> Сайлаулар һәм референдумнар ---> 2016 елда  Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек --->  Россия Федерациясенең инвалид булган гражданнары сайлау хокукларын тәэмин итү бүлегендә урнаштырылган Кулланма күз күрүе буенча инвалид булган кулланучылар тарафыннан күчереп алу һәм бастырып чыгару өчен әзер.

Татарстан ҮСК Кулланманың аудиоязмасы белән дискларны инвалидларның җәмәгатъ оешмаларына, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәләргә бирүдә ярдәм итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: