Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькованың Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында бүген аның Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары белән очрашуы булды.
Чараны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әкзам Гобәйдуллин ачты. Ул кунакларны, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен сәламләде, әлеге очрашуның федераль сайлаулар алдыннан булуының әһәмиятен билгеләп үтте. Аннан соң Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова сүз алды. Ул барлык партияләр һәм үз-үзләрен күрсәткән кандидатларның Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар алды кампаниясе барышында сайлау хокукы инструментларына бер үк дәрәҗәдә ирешә алырга тиешлеген әйтте. Москалькова сүзләренә караганда, бүгенгә Россия ҮСКнә кандидатларны теркәү, имзалар җыю, агитация үткәрү белән бәйле 2 меңнән күбрәк шикаять кергән. Алар арасында Татарстаннан килгәннәре юк.
Сайлау алды кампаниясенең барышы турында Түбән Кама, Чаллы һәм Мәскәү бермандатлы округлар сайлау комиссияләре рәисләре чыгыш ясады.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Михайловия Терентьев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев катнаштылар.