Татарстан ҮСК Алабуга һәм Мамадыш районнарында участок сайлау комиссияләре составларын укытты

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы сайлау комиссиясе Рәисе Әкзам Гобәйдуллин, аның урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методик бүлек мөдире Фәридә Таҗиева Алабуга һәм Мамадыш районнарында семинар үткәрде, анда участок сайлау комиссияләренең 800дән күбрәк әгъзасы (Алабугадан 412 кеше, Мамадыштан – 390 кеше), шулай ук территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары, администрация вәкилләре катнашты.

Семинарда тавыш бирү көне һәм вакыты турында сайлаучыларга хәбәр итү, участок сайлау комиссиясенең хокукый статусы һәм вәкаләтләре, сайлаучылар исемлекләре белән эшләүне оештыру, башка урында тавыш бирү таныклыклары белән эшләү тәртибе, сайлаулар турында законнарны бозган өчен җаваплылык мәсьәләләре каралды.

Укыту процессында сайлаулар турында федераль һәм республика законнары буенча мультимедиа тәкъдим итүе кулланылды, гамәли биремнәр үтәлде, ситуатив бурычлар хәл ителде.

Иртәгә укулар эстафетасын Татарстан Республикасының Түбән Кама һәм Зәй районнары кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: