2016 елның 3 августында Россия ҮСКнә сәяси партияләр тарафыннан документларны кандидатларның федераль исемлеген теркәүгә тапшыру вакыты төгәлләнде. Исемлекләрен Үзәк сайлау комиссиясе раслаган сәяси партияләргә, документлар комплекты белән беррәттән, үзләрен яклап кимендә 200 мең сайлаучы имзасы салынган кул кую битләрен дә тапшырырга кирәк.
Соңгы көндә Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенә документларны, шул исәптән кул кую битләрен өч сәяси партия: “Бөек Ватан партиясе” (“Партия Великое Отечество” Бөтенроссия сәяси партиясе, “Хезмәт берлеге” (“Союз труда”) Бөтенроссия сәяси партиясе һәм “Иркенлек” (“Воля”) Гомумроссия сәяси партиясе тапшырдылар.
Россия ҮСК һәм аның каршындагы Контроль-ревизия хезмәте, тикшерүче органнар белән бергәләп, документларның тулы комплектлылыгын һәм алардагы белешмәләрнең дөреслеген тикшерәчәкләр, шуннан соң Комиссия кандидатларның федераль исемлеген теркәү турында йә теркәүдән баш тарту турында карар кабул итәргә тиеш.
Россия ҮСК материаллары буенча