Бүген видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы ҮСК җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек мәсьәләләре буенча территориаль сайлау комиссияләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәне Татарстан ҮСК Рәисе урынбасары В.Н. Каменькова уздырды. Ул сайлау кампаниясенең агымдагы этабында хәл ителергә тиешле бурычлар: участок сайлау комиссияләре составлары резервын формалаштыру, башка урында тавыш бирү таныклыклары белән эшләү, сайлаучылар арасында аңлату эшләре турында сөйләде.
Аппаратның план-финанс бүлеге мөдире И.М.Никитина сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрүне финанс ягыннан тәэмин итү проблемаларына, аерым алганда, комиссияләрне канцелярия товарлары, технологик җиһазлар белән тәэмин итүгә тукталды.
Моннан тыш, киңәшмәдә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар үткәрү, массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясен алып бару тәртибе мәсьәләләре каралды.