2016 елның 15 августында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, анда 2016 елның 18 сентябрендәге бердәм тавыш бирү көненә әзерлек белән бәйле сораулар блогы каралды.
Комиссия әгъзалары Россия Федерациясе территориясеннән читтә төзелгән сайлау участокларына тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәрен тапшыру урыны һәм вакыты, артып калган һәм яраксызга чыгарылган сайлау бюллетеньнәрен юк итү, “РОССИЯ ПАТРИОТЛАРЫ” сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе махсус сайлау счетын ачу һәм әлеге партиянең финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилен теркәү турындагы карарларны расладылар.