Татарстан Республикасы ҮСК утырышы булды

2016 елның 20 августы, шимбә

20 август көнне 9.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Аерым алганда комиссия әгъзалары төбәк дәүләт телерадиотапшырулар оешмалары каналларында түләүсез эфир вакытын һәм төбәк дәүләт матбугат басмалары бирә торган түләүсез басма мәйданын Татарстан Республикасында кандидатларның төбәк төркеме (төбәк төркемнәре), тиешле бермандатлы сайлау округлары буенча теркәлгән кандидатлары булган сәяси партияләр арасында бүлешү графикларын раслау турындагы мәсьәләне карадылар. Әлеге мәсьәләне тикшерүдә шулай ук “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе (ТРК), “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе (ГТРК), “Татмедиа” Акционер җәмгыяте вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: