Участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту семинарлары циклы тәмамлады

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Казан шәһәренең Совет, Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районнары участок сайлау комиссияләре составларын укыту үткәрде. Чарада 500дән күбрәк тыңлаучы катнашты.

Совет, Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районнары, Питрәч һәм Теләче районнары белән бергәләп, 31 номерлы Үзәк бермандатлы сайлау округы составына керә. Округ территориясендә теркәлгән сайлаучылар саны 517368гә җитә.

Укыту семинары бердәм тавыш бирү көнендә эшне оештыру, сайлау участокларын бизәү, халыкка алда торган сайлаулар турында хәбәр итү мәсьәләләрен карауга юнәлтелде. Кандидатларның агитация материалларын урнаштыру тәртибенә, башка урында тавыш бирү таныклыклары белән эшләүгә, тавышларны санау процедурасына һәм беркетмәләрне рәсмиләштерүгә аеруча зур игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: