Татарстан Республикасы ҮСК әзерләнгән бюллетеньнәрне кабул итте

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк  сайлау комиссиясе “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы әзерләгән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү бюллетеньнәрен кабул итте.

Бюллетеньнәрне тапшыру, артык бюллетеньнәрне юк итү хәлиткеч һәм киңәш тавыш бирү хокуклы Татарстан Республикасы ҮСК әгъзалары, бермандатлы округлар буенча депутатлыкка кандидатлар, сәяси партияләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында узды.

Сайлау бюллетеньнәрен “ТАТМЕДИА” АҖдан Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләренә илтү “Махсус элемтә баш үзәге” Федераль дәүләт унитар предприятиесе тарафаннан 6 – 9 сентябрь көннәрендә график нигезендә башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәт карары белән “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы сайлауларга басма продукцияне (сайлау бюллетеньнәре, беркетмә формалары, кандидатлар плакатлары) бердәй әзерләп бирүче буларак билгеләнгән иде.

“Идел-Пресс”та алты бермандатлы округ буенча барлыгы 2млн. 932мең 900 сайлау бюллетене (бер округка уртача 500мең бюллетень туры килә) һәм федераль округ буенча 2млн. 932мең 900 сайлау бюллетене әзерләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: