Татарстан ҮСК күрүе буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар өчен мәгълүмати-аңлатма басма материаллар әзерләде

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе “Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте” территориаль төбәк оешмасына Брайль рельеф-нокта шрифтында әзерләнгән мәгълүмати-аңлатма басма материаллар тәкъдим итте. Бу чара Татарстан ҮСК әгъзаларының сукырлар җәмгыяте вәкилләре һәм күрүе буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар белән традицион очрашуы кысаларында узды.

Сайлаучыларның әлеге категориясе өчен сайлауларны оештыручылар “Инвалид булган Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларын тәэмин итү” дигән кулланма һәм “Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлыгына бермандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар турында мәгълүмати чыгарылыш” брашюрасы әзерләде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе сайтында һәм социаль челтәрләрдәге китапханә аккаунтларында кулланманың аудиоверсиясе урнаштырылды, шулай ук күрүе буенча инвалидлар әшләгән предприятиеләрдә: “Электроконтакт” Казан предприятиесе” ҖЧҖ һәм “АлабугаУкупр.Пласт” ҖЧҖдә радиотрансляцияләү оештырылды.

“Сайлауларны оештыручыларның бурычы – инвалид булган сайлаучыларның хокукларын гамәлгә ашыру гади сайлаучыныкыннан берни белән дә аерылмаслык шартлар тудыру. Ул сайлаулар турында бөтен мәгълүматны алырга, тавыш бирүнең кайда һәм кайчан булачагын белергә, үз кандидатлары турындагы хәбәрдар булырга һәм үзе сайлый алырга тиеш”, – диде Татарстан ҮСК Рәисе урынбасары В.Каменькова.

Иң якын арада инвалид булган сайлаучылар өчен махсус әдәбият республика сайлау комиссияләренә керәчәк. Шулай ук сайлау участокларында беренче тапкыр буларак, Татарстан ҮСК заказы буенча әзерләнгән күрүе буенча инвалид тарафыннан сайлау бюллетеньнәрен мөстәкыйль тудыру өчен махсус трафаретлар пәйда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: