Сайлау процессында катнашучылар игътибарына!

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Законнар нигезендә, участок сайлау комиссияләренә күзәтчеләрен билгеләгән сәяси партия, теркәлгән кандидат, тавыш бирү көненә кимендә өч көн кала, билгеләнгән күзәтчеләр исемлеген тиешле территориаль сайлау комиссиясенә тапшыра.

Әлеге исемлектә һәр күзәтченең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме,  яшәү урыны адресы, ул җибәрелгән сайлау участогы номеры, сайлау комиссиясе атамасы күрсәтелә.

2 сентябрьдә Россия ҮСК карары белән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар үткәргәндә территориаль сайлау комиссияләренә тапшырылучы сайлаучылар исемлекләре белән эшләү тәртибенә Аңлатма расланды.

Карар тексты белән монда танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: