Татарстанда партия исемлекләре буенча сайлауларның йомгаклау нәтиҗәләре мәгълүм булды. Сайлаучыларның 85,27 проценты «Бердәм Россия» өчен тавыш бирде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
Рәсми нәтиҗәләр түбәндәгечә:
«Бердәм Россия» — 85,27% (сайлаучыларның 1 941 068 тавышы);
«КПРФ» — 4,07% (92 590 сайлаучы тавышы); «Россия Коммунистлары коммунистлар партиясе» — 3,02% (68 840 сайлаучы тавышы); «Гадел Россия» — 2,26% (51 373 сайлаучы тавышы);
«ЛДПР» — 2,25% (51 150 сайлаучы тавышы);
«ЯБЛОКО» — 0,55% (12 450 сайлаучы тавышы);
«Пенсионерлар гаделлек өчен Россия партиясе» — 0,49% (11 220 сайлаучы тавышы);
«Ватан» — 0,41% (9 308 сайлаучы тавышы);
ПАРНАС — 0,27% (6 254 сайлаучы тавышы);
«Үсеш партиясе» — 0,23% (5 185 сайлаучы тавышы);
«Россия «Яшелләр» партиясе— 0,20% (4 665 сайлаучы тавышы);
«Россия Патриотлары» — 0,20% (4 589 сайлаучы тавышы);
«Граждан Платформасы» — 0,12% (2 696 сайлаучы тавышы);
«Граждан Көче» — 0,11% (2 492 сайлаучы тавышы).