2016 елның 18 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар белән беррәттән, Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар да булды.
Сайлаулар республиканың 36 муниципаль районында узды, барлыгы 234 мандат бүленде, аларны түбәндәгеләр алды:
115 – “Бердәм Россия” кандидатларыннан;
10 – “КПРФ” кандидатларыннан;
9 – “Гадел Россия” кандидатларыннан;
7 – “Россия Коммунистлары коммунистлар партиясе” кандидатларыннан;
6 – “ЛДПР” кандидатларыннан;
2 – “Россия ветераннары партиясе” кандидатларыннан;
1 – “Ватан” партиясе кандидатларыннан;
1 – “Россия Патриотлары” кандидатларыннан;
43 – үз-үзләрен күрсәткән кандидатлардан.