Татарстан ҮСКнең контроль-ревизия хезмәте финанс хисапларын кабул итә

2016 елның 30 сентябре, җомга

“Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар турында” 2014 елның 22 февралендәге 20 – ФЗ номерлы Федераль законның 74 статьясы 3 өлеше нигезендә сәяси партиянең төбәк бүлекчәсе, Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларның гомуми нәтиҗәләрен рәсми игълан иткән көннән 30 көннән дә соңга калмыйча, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә, ә бермандатлы округлардан кандидатлар – тиешле округ сайлау комиссияләренә йомгаклау финанс хисабы тапшырырга тиешләр. Йомгаклау финанс хисабының формасы Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 2016 елның 20 апрелендәге “Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар үткәргәндә сәяси партияләр, сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре, кандидатлар сайлау фондлары акчаларын формалаштыру һәм тоту тәртибе турында инструкция” 4/30 – 7 номерлы карары белән расланган. Йомгаклау хисабына теркәлүче барлык документлар һәм материаллар брошюраланган һәм битләрен үтәли номерланган килеш тапшырылырга тиеш. Сезнең игътибарны Административ хокукы бозулар турында 2001 елның 30 декабрендәге 195 – ФЗ Россия Федерациясе Кодексының (2016 елның 5 апреле редакциясендә) 5.17 статьясы нигезендә кандидатлар, кандидат булган затлар, депутат яисә башка сайлап куелучы вазыйфага сайланучы зат йә сайлау берләшмәсе тарафыннан сайлау фондына күчерелгән акчаларның чыганаклары, күләмнәре һәм сайлау кампаниясе үткәрүгә тотылган чыгымнар турында хисапны, белешмәләрне билгеләнгән вакытта бирмәүнең, закон нигезендә мондый белешмәләрне тулы бирмәү йә дөрес булмаган хисап һәм белешмәләр бирүнең егерме меңнән алып егерме биш меңгә кадәр сум күләмендә административ штраф салуга китерүенә юнәлтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: