Татарстан ҮСКнең контроль-ревизия хезмәте финанс хисапларын кабул итә

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең контроль-ревизия хезмәте сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре, кандидатларның сайлау фондлары акчаларын җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар үткәргәндә тоту турында финанс хисапларын алуны дәвам итә. “Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар турында” 2014 елның 22 февралендәге 20 – ФЗ номерлы Федераль законның 74 статьясы 3 өлеше, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 2016 елның 20 апрелендәге Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар үткәргәндә сәяси партияләр, сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре, кандидатлар сайлау фондлары акчаларын формалаштыру һәм тоту тәртибе турында инструкция 4/30 – 7 номерлы карары белән расланган инструкциянең (алга таба – Инструкция) 4. 5 пункты нигезендә сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре (алар сайлау фонды булдырганда), кандидат сайлауларның гомуми нәтиҗәләрен рәсми бастырып чыгарган көннән 30 көннән дә соңга калмыйча тиешле сайлау комиссиясенә йомгаклау финанс хисабы тапшыра (Инструкциягә 12нче кушымта). Хисапка түбәндәгеләр теркәп бирелә: -кандидатның сайлау фонды акчалары керү һәм тоту (Инструкциягә 1нче кушымта), анда “Финанс хисабы юлының шифры” графасында сайлау фонды акчаларының һәр кереме, кире кайтарылуы, тотылуының хисапның кайсы юлында исәпкә алынуы күрсәтелә; -махсус сайлау исәбенә акча керүен һәм аларны тотуны раслаучы башлангыч финанс документлары; -калган акчалар турында һәм (яисә) махсус сайлау исәбен ябу турында белешмә; -басылган сайлау алды агитация материаллары нөсхәләре яки аларның күчермәләре, аудивизуаль сайлау алды агитация материаллары, фотосурәтләр нөсхәләре яисә башка сайлау алды агитация материаллары, шулай ук әлеге материалларның машинада укырлык электрон образлары нөсхәләре; -кушымта итеп бирелүче документлар тасвирламасы (Инструкциягә 15нче кушымта). Йомгаклау финанс хисабы, Исәп һәм Тасвирлама төбәк бүлекчәсенең, кандидатларның финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле тарафыннан имзалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: