Татарстан ҮСК йомгаклау финанс хисапларын алуны дәвам итә

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре, кандидатларның сайлау фондларының җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар үткәргәндә кергән акчаларын һәм аларны тоту турында йомгаклау финанс хисапларын алуны дәвам итә. “Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар турында” Федераль законның 74 статьясы нигезендә сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре, теркәлгән кандидатлар сайлауларның гомуми нәтиҗәләрен рәсми бастырып чыгарган көннән 30 көннән дә соңга калмыйча тиешле сайлау комиссиясенә йомгаклау финанс хисабы тапшырырга тиеш. Хисапларны бирүнен ахыры көне – 2016 елның 25 октябре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: