Россия ҮСК имзалар җыюдан азат ителгән сәяси партияләр исемлеген раслады

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар нәтиҗәләре буенча 19 октябрьдә булган утырышында алар тарафыннан (аларның төбәк бүлекчәләре һәм башка структур бүлекчәләре тарафыннан) күрсәтелгән кандидатлар, кандидатлар исемлекләре җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар нәтиҗәләре буенча сайлаучылар тарафыннан хупланган дип саналган һәм сайлаучылар имзаларын җыюны таләп итмәгән сәяси партияләр исемлеген раслады:

1.”БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясе;

2.”РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ” сәяси партиясе;

3.ЛДПР сәяси партиясе – Россия Либераль-демократик партиясе;

4.ГАДЕЛ РОССИЯ сәяси партиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: