Массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарына

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы территориясендә бердәм тавыш бирү көненнән тыш үткәрелүче вакытыннан алда, кабат, өстәмә яисә башка сайлауларда, референдумнарда тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү йомгакларын ясаганда, аларнын нәтиҗәләрен билгеләгәндә катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен өстәмә аккредитацияләү өчен гаризалар кабул итә.

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе 2016 елның 11 июлендә 18/134-7 номерлы карарындагы тәртиптә аккредитацияләнгән ММЧ вәкилләренең өстәмә аккредитация үтүе таләп ителми. ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә түбәндәге документлар бирелә: а)тавыш бирү белән бәйле аккредитациягә гариза бирелүче тавыш бирү көнен күрсәтеп, баш мөхәррир кул куйган гариза. Кәгазьдә язылган килеш һәм (яисә) электрон рәвештә (скан), шулай ук машина укырлык рәвештә (MS Excel форматында аккредитацияләүгә гариза) бирелә; б)ММЧны теркәү турында баш мөхәррир раслаган таныклыкның күчермәсе (теркәлгән ММЧ өчен). Гаризаны электрон рәвештә биргәндә ММЧны теркәү турында таныклыкның расланган күчермәсе электрон рәвешетә (скан) җибәрелә. Аккредитацияләүгә гариза баш мөхәррир тарафыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә тиешле сайлауларда, референдумнарда тавыш бирү көненә (өстәмә тавыш бирүгә) кадәр 17 көннән алда булмаган вакытта һәм 3 көннән дә соңга калмыйча бирелә.

2016 елның ноябренә билгеләнгән җирле референдумнарда, өстәмә сайлауларда тавыш бирүгә өстәмә аккредитацияләү өчен гаризалар 2016 елның 2 ноябреннән 16 ноябренәчә кабул ителә.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен документларны кабул итү 420014, Казан шәһәре, Кремль, 3нче подъезд адресы буенча эш көннәрендә 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр яисә документларны 16smi@tatar.ru электрон почтасы җибәрү юлы белән башкарыла. ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү белән бәйле барлык мәсьләләр буенча (843)292-91-26 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: