Татарстан Республикасы ҮСК кандидатлар һәм сәяси партияләрнең финанс хисапларын кабул итүне тәмамлады

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

2016 елның 25 октябрендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда катнашкан кандидатлардан һәм сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләреннән йомгаклау финанс хисапларын кабул итү вакыты тәмамланды.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә үзләренең махсус сайлау исәпләрен ачкан алты сәяси партия төбәк бүлекчәсе хисап бирде. Болар – Бердәм Россия, КПРФ, Гадел Россия, ЛДПР, Россия патриотлары, Россия пенсионерлары гаделлек өчен сәяси партияләренең төбәк бүлекчәләре. Татарстан Республикасы территориясендә оештырылган бермандатлы сайлау округлары буенча Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда катнашкан кандидатлар өчен дә йомгаклау финанс хисаплары бирүгә шул кадәр үк вакыт билгеләнгән иде.

Гамәлдә барлык кандидатлар җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча округ сайлау комиссияләре вәкаләтләре йөкләнгән Татарстан Республикасы территорияль сайлау комиссияләренә кирәкле докуметларны бирделәр. Хәзер округ сайлау комиссияләре почта буенча җибәрелгән финанс хисапларын көтә. Исегезгә төшерәбез, кандидатлар сайлау кампаниясе кысаларында үз финанс эшчәнлекләре турында хисап бирмәгән очракта, административ җаваплылыкка тартылачак.

Алдан алынган белешмәләр буенча, Россия Федерациясе Саклык банкы филиаллары күрсәтүе нигезендә, үткән сайлауларда үз сайлау кампанияләрен оештыруга бермандатлы кандидатлар тарафыннан 55 миллион сумнан, ә сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләреннән – 50 миллион сумнан күбрәк акча тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: