2016 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә җирле референдумнар була

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның үзсалымы мәсьәләләре буенча җирле референдумнар булачак. Референдумнар 42 муниципаль районның 851 авыл җирлеге территориясендә уза.

Әгәр дә муниципаль берәмлек территориясендә референдумда катнашучылар исемлегенә кертелгән гражданнарның яртысыннан күбрәге анда катнашмаса, муниципаль берәмлек сайлау комиссиясе тарафыннан референдум булмады, дип таныла.

Референдум карары анда катнашучыларның 50 процентыннан күбрәге аны яклап тавыш бирсә кабул ителде, дип санала. Ә әлеге карар өчен референдумда катнашучыларның яртысы яисә аннан әзрәге тавыш бирсә, муниципаль берәмлек сайлау комиссиясе аны кабул ителмәде, дип таный.

Моннан тыш, 2016 елның 20 ноябрендә җирле узидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар да узачак. Татарстан Республикасы Менделеевск районның Абалач һәм Иж авыл җирлекләрендә һәм Зеленодольск районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында 3 депутат мандаты иясен табар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: