Татарстан Республикасы ҮСК каршындагы Контроль-ревизия хезмәте сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре акчалары керү һәм аларны тоту турындагы белешмәләрне кабул итүне төгәлли һәм аларның 2016 ел III квартал финанс эшчәнлегенә йомгак ясалды. Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматлары буенча 2016 елның III кварталында “Воля” Гомумроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе һәм “Хезмәт Кешесе Партиясе” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе эшчәнлеге туктатылды.
Шулай итеп, III кварталда 69 партия төбәк бүлекчәсе хисап бирергә тиеш иде. Агымдагы чорга “Сәяси партияләр турында” Федераль закон нигезендә билгеләнгән вакытта аларның 58е хисапларын тапшырды. Кайберләре почта аша җибәргән дип көтелә.
Бирелгән хисаплар нигезендә төбәк бүлекчәләренең III кварталда акчалары керү һәм аларны тоту турында белешмәләр формалаштырылачак һәм Россия ҮСКнә җибәреләчәк.
Квартал хисапларын тапшырмаган төбәк бүлекчәләре турындагы мәгълүмат, чара күрү өчен, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәреләчәк.