Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Югары Суды тарафыннан Татарстан Республикасы ҮСКнә 2016 елның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда Татарстан Республикасының Казан шәһәре сайлау участоклары тавыш бирү биналарында Интернет челтәрендә видиокүзәтү һәм трансляцияләүнең аерым технологияләрен куллану турында инструкцияне гамәлдә түгел дип тану турындагы административ дәгъва белдерүдән баш тарту турында карар кабул ителү турында белдерә. Татарстан Республикасы ҮСКнең бу карары 2016 елның 13 сентябрендә 101/1196 номерлы карар белән расланган иде.
Россия Федерациясе Югары Судының административ эшләр буенча Суд коллегиясенең 2016 елның 19 октябрендәге аппеляция билгеләмәсе белән Татарстан Республикасы Югары Суды карары үзгәрешсез калдырылачак, ә аппеляция шикаяте канәгатьләндерелмәгән.
Беренче инстанция суды карары тексты Татарстан Республикасы Югары Суды сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://vs--tat.sudrf.ru/modules.php?name=sud_delo&srv_num=1&name_op=doc&number=1457395&delo_id=1540005&new=0&text_number=1 Россия Федерациясе Югары Судының административ эшләр буенча Суд коллегиясенең аппеляция билгеләмәсе тексты белән түбәндәге сылтамада танышырга була: http://www.vsrf.ru/stor_pdf.php?id=1487068