Көн тәртибендә – җирле референдум

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республика территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре белән гражданнарның үзсалымы мәсьләләре буенча җирле референдумнарга әзерлек һәм аларны үткәрүгә багышлап киңәшмә уздырды. Халык тавыш бирүенең 20 ноябрьдә – якшәмбе көнне Татарстан Республикасының 42 муниципаль районы 851 авыл җирлеге территориясендә булачагын исегезгә төшерәбез.

Җирле референдум турыдан-туры халык белән җирле мәсьәләләрне хәл итү максатларында үткәрелә һәм тавыш бирүдә әлеге җирлектә яшәүчеләрнең 50 проценттан күбрәге катнашса, узган дип санала. Татарстан Республикасы ҮСК тарафыннан сайлау комиссияләренә бу чорда мәгълүмати-методик, хокукый һәм консультация ярдәме күрсәтелә.

Моннан тыш, 20 ноябрь көнне җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак. Татарстан Республикасының Менделеевск районы Абалач һәм Иж авыл җирлекләрендә һәм Зеленодольск районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында 3 депутат мандаты иясен табачак.

Референдумнар үткәрү турындагы мәгълүмат белән “Сайлаулар” ДАС порталында Сайлаулар һәм референдумнар бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: