Россия ҮСК, тавыш бирүгә әзерләнүгә һәм аны үткәрүгә бюджет акчаларын тоту турында хисапны, шулай ук партия сайлау фондларын тутыру һәм аларны тоту хакындагы мәгълүматны раслап, жиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясен рәсми рәвештә тәмамлау турында белдерде. Закон буенча сайлау кампаниясе аны үткәрүгә тотылган акчаларны тоту турында сайлау комиссиясе хисап биргәч кенә төгәлләнгән булып санала. Билгеләп үтелгәнчә, тулаем Дәүләт Думасына сайлауларны әзерләүгә һәм аны үткәрүгә федераль бюджеттан 10,9 млрд сум акча бүлеп бирелгән, аның 10,3 млрд сумы тотылган. Моннан тыш, сайлау фондларына акча керү һәм аны тоту турында белешмәләрне тикшерү нәтиҗәләрен тапшырып, Үзәк сайлау комиссиясенә Думага сайлауларда катнашкан партияләрнең чыгымнарына йомгак ясады.