Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре мәктәп балалары өчен хокукый турнирда катнаштылар. Турнирда Казан шәһәре, Чаллы һәм Татарстан Республикасының унлап муниципаль берәмлегеннән 16 мәгариф учреждениесенең 18 командасы катнашты. Республика турниры Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ярдәмендә Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан оештырылды.